16+

Маринадланган кыяр ни өчен агарып чыга?

Кыяр агармасын өчен, тозларга ярый дигән сортларны гына ябарга кирәк.

Маринадланган кыяр ни өчен агарып чыга?

Кыяр агармасын өчен, тозларга ярый дигән сортларны гына ябарга кирәк.

Салатка дигән сортларны тозларга ярамый. Аларның кабыгы юка һәм алар йомшак була. Йодлаштырылган һәм диңгез тозыннан да агарырга мөмкин. Фәкать аш тозын кулланыгыз. Һава кереп калса да агара. Банкага суны капкачка тиеп торырлык итеп тутырыгыз.

Әмма аш серкәсе салырга да урын калдырыгыз. Аны салгач, туп-тулы булсын. Аш серкәсенең яраклылык вакытын да карарга иренмәгез. Аш серкәсез салынса да агара (мин 1 литрга 50 гр салам. Беркайчан да кыярларның агарганы юк). Иң мөһиме аны ахырдан банкага салырга кирәк (маринадка түгел). Банкалар һәм капкачлар 20 минут стерильләштерелергә  тиеш. Кыярларга нинди ашлама сибеп үстерүегездән дә тора.

Сиптергән химикатлар аркасында да кыярлар агара. Аспирин салып тозласагыз да агара. Чын аспирин икәнен белү өчен, таблеткага ут төртеп карагыз. Янып китә икән, димәк, ялган дару. Япкан банкалар өч көннән артык җылыда торырга тиеш түгел. Япкач, банкаларны астын өскә әйләндереп куегыз. Һава кермиме-юкмы икәнен карап торыгыз.
(bakchada_tatarstan_sad)

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading