16+

Машинаңда кока-кола белән теш щеткасын йөрт

Машинаны юып-чистартып тора торган махсус сыеклыкларның составында гади көнкүреш химиясендә кулланыла торган ингредиентларны табырга була. Хәтта бер дә уйламаган продуктларда да.

Машинаңда кока-кола белән теш щеткасын йөрт

Машинаны юып-чистартып тора торган махсус сыеклыкларның составында гади көнкүреш химиясендә кулланыла торган ингредиентларны табырга була. Хәтта бер дә уйламаган продуктларда да.


Әйтик, кока-кола белән теш пастасы. Аларның икесе берничә автохимия флаконын алыштыра ала.

Ортофосфор кислотасын сәнәгатьтә күгәреккә каршы көрәшкәндә һәм нефть продукталры тапларын бетерү өчен кулланалар. Бик аз күләмдә ул колада да бар. Аңарда лимон кислотасы да бар әле. Ул майларны эретә. «Ортофосфорная кислота» бик куркыныч яңгырый, әмма аны газлы суда гына түгел, эремчектә һәм башка сөт ризыкларында да очратырга була. Продуктларда E338 ризык өстәмәсе итеп билгеләнелә һәм ул антиоксидант булып тора. Ул да, лимон кислотасы кебек үк, кеше өчен куркыныч түгел. Лимон кислотасын исә хуҗабикәләр чәйнек һәм кер юу машинасын чистартканда да куллана. Димәк, автомобильне дә аның белән чистартырга була.

Машина аккумуляторындагы металл контактларда тора-бара химик утырым барлыкка килә. Шуннан ул электр тогын да начар үткәрә. Коладагы Ортофосфор һәм лимон кислотасы аны да чистартып куя. Тик аларга ярдәмгә теш щеткасы кирәк. Соңыннан металл контактларны су белән юдырып аласы була.

Кузовтагы яки пыяладагы бөҗәкләрдән калган тапларны да бетерә алар. Чүпрәкне газлы суга манып, шуны тап өстенә куясың һәм 10-15 минут тотасың. Аннары җылы су белән юыгыз.

Кола автомобиль шинын да ялтырата. Америкада машина күргәзмәләре вакытында шиналарын газлы су белән юып алалар, ди. Аның составындагы кислота пычрагын ала һәм ялтырата.
Теш пастасын да эшкә җигәргә була. Анысы фараларны һәм бамперларны чистарта.

Фото:pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading