16+

Машинаны теш пастасы белән чистартабыз

Машинаны юганда махсус сыеклыклар алмыйча, кул астында булган әйберләр белән дә юып була.

Машинаны юганда махсус сыеклыклар алмыйча, кул астында булган әйберләр белән дә юып була.

Әйтик, теш пастасы белән. Теш пастасы паркет идәннәрне генә түгел, ялтырап торган металл әйберләрне дә чис­тарта. Фараларны да шуның белән чистартырга була. Башта пычрагын сөртеп алып, коры чүпрәк белән чистартыгыз. Аннары теш пастасын дымлы каты тукымага сылап, фараны ышкыгыз. Теш пастасы элпә хасил итеп, аңа пычрак та азрак ябышачак.

«Кока-кола»ның файдасы турында күптән беләбез. Аның белән сантехниканы да чис­тарталар. Узган гасырның урталарында Америка техниклары яңа машиналарны күргәзмәгә әзерләр алдыннан, резин шиннарны «Кока-кола» белән чистарткан. Аңардан соң төсе дә ачылып китә. «Кока-кола» майны ала, майлы элпәне бетерә, резина тагын да ялтырап китә. Бу эчемлек капоттагы, тәрәзәдәге бөҗәкләрдән калган тапларны да юк итә.
Соданы бергә-бер исәбеннән «Момент» җилеме белән кушсаң, зыян күргән детальләрне тоташтырыр өчен менә дигән полимер булып тора. Бу катнашма кибеп, нык пластмассага әверелә.

Суга сода кушып, шуның белән машинаны юарга була.
Кер юганда кулланыла торган кондиционерны тәрәзә юдырткыч «савытка» салсаң, пыялада яңгырдан саклый торган саклагыч элпә хасил була.

«АиФ»

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading