16+

Мәдинә Гайнуллинадан маринадланган кәбестә рецепты!

Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина тиз ясала торган маринадланган кәбестә рецепты белән уртаклашты. “Бездә 2-3 көн эчендә бетә. Миңа ышанмасагыз, ясап карагыз”, - ди Мәдинә.

1. Уртача зурлыктагы бер кәбестәне 4*4 см итеп шакмаклап турыйбыз.
2. Чи чөгендерне озынча телемләп турыйбыз да, кәбестә белән аралаштырып йә банкага, йә кәстрүлгә салабыз.
3. 5-6 тырнак сарымсакны турап өстибез.
4. 1 литр суга маринад әзерлибез.
5. 4-5 данә борыч
6. 1 дәфнә яфрагы
7. 3 аш кашыгы тоз
8. 3 аш кашыгы шикәр комы
9. 0,5 стакан уксус (алманыкы булса тагы да яхшы). Шуны тоз белән шикәр комы эрегәнче кайнатып чыгарабыз да, кәбестә өстенә салабыз һәм каплап куябыз. Алты сәгатьтән соң әзер була!

Тәмле булсын! 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading