16+

Миләүшә Сибгатуллинадан алма бәлеше рецепты

Танылган алып баручы Миләүшә Сибгатуллина профессиональ журналист булудан тыш, гаилә җанлы, оста, уңган хуҗабикә дә әле ул. Миләүшә алма бәлеше рецепты белән уртаклашты.

500 г - әче камыр 
алма – 450 г, 
шикәр комы – 50 г,
ак май – 50 г.

Әче камырны 2 кисәккә бүләбез. Зуррак өлешен 0,5 см калынлыкта җәеп, майланган табага салабыз. Туралган алманы, шикәр комы сибеп, йомшартылган ак май белән катнаштырып, камыр өстенә тезәбез. Мин корица сибәм. Ка­мырның икенчесен җәеп, алма өстенә каплыйбыз һәм кырыйларын тоташтырып, берникадәр вакытка кабарырга кал­дырабыз.

Өстенә песок, ак май, онны кушып ясалган валчык сибәбез. Бәлеш эченә алманың төрле сорты ярый, шулай да йомшак алма әйбәтрәк. Шикәр комының күләме дә алманың төренә карап алына. Әгәр алма әчерәк икән, шикәр комы күбрәк салына яки киресенчә.

Тәмле булсын! 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading