16+

Мин кышны яратам

Озын төннәр, җил-буран, кар көртләре, туңдыра, тамак авырта... Сез кышны яратмыйсыз? Юкка... Ә бит кышын да күңелне күтәрерлек шөгыль табып була.

Мин кышны яратам

Озын төннәр, җил-буран, кар көртләре, туңдыра, тамак авырта... Сез кышны яратмыйсыз? Юкка... Ә бит кышын да күңелне күтәрерлек шөгыль табып була.

Чаңгыга басыгыз
Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, саф һавада булыгыз. Һәр көнне берәр сәгать урамда йөрергә тырышыгыз. Чаңгыга бассагыз, тагын да яхшырак. Кыштан куркып өйдә утырып, без организмның саклагыч көчләрен ялкауландырабыз, аның җил һәм салкынга каршы торучанлыгын киметәбез. Эш шулайга китсә, урамда аз гына йөреп тә салкын тидерергә мөмкин. Ә бит урамда - ачык һавада йөрү Д витаминын алырга да ярдәм итә.
Шәмдәлләрдә генә утлар яна
Кичен яки көн болытлы булганда шәмнәр кабызып кую да комачауламас. Шәм ул тынычлык, җылылык атмосферасын тудыра. Ул нервларны тынычландыра, төшенкелек хисен куып тарата. Тик шәмнәрнең сыйфатлысын алырга тырышыгыз. Югыйсә сыйфаты шикле булганнары организм өчен зарарлы матдәләр бүлеп чыгарырга мөмкин.
Әфлисун иснәгез
Әфлисунны ашагач, кабыгын ыргытырга ашыкмагыз. Ул өстәлегездә торсын. Йә булмаса җылылык батареялары өстенә куегыз. Әфлисун кабыгы инфекцияләрне, арыганлыкны бетерә. Аның урынына эфир маен да кулланырга була.
Биергә өйрәнегез
Кышкы көннәр күңелсез узмасын өчен, биюгә йөреп карагыз. Кәефегез дә яхшырыр, биергә дә өйрәнерсез, шул ук вакытта яшәреп тә китәрсез.
Мунчага йөрегез
Мунчаның никадәрле файдалы булуын инде сөйләп тә торырга кирәкми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading