16+

Минем соңгы тәмәкем

Тәмәке яратучылар, гадәттә, тоемлауларының сизгер булмавына зарланалар. Шау чәчәккә күмелеп утыра торган бакча, яңгырдан соңгы урман исе - болар барысы да алар өчен ят әйбер. Шул ук вакытта тәм тою да начарлана башлый. Тәмәке аны тартучыга гына түгел, аңа катнашы булмаганнарга да зыян сала. Пассив тарту йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен,...

Минем соңгы тәмәкем

Тәмәке яратучылар, гадәттә, тоемлауларының сизгер булмавына зарланалар. Шау чәчәккә күмелеп утыра торган бакча, яңгырдан соңгы урман исе - болар барысы да алар өчен ят әйбер. Шул ук вакытта тәм тою да начарлана башлый. Тәмәке аны тартучыга гына түгел, аңа катнашы булмаганнарга да зыян сала. Пассив тарту йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен,...

Тәмәке яратучылар, гадәттә, тоемлауларының сизгер булмавына зарланалар. Шау чәчәккә күмелеп утыра торган бакча, яңгырдан соңгы урман исе - болар барысы да алар өчен ят әйбер. Шул ук вакытта тәм тою да начарлана башлый.
Тәмәке аны тартучыга гына түгел, аңа катнашы булмаганнарга да зыян сала. Пассив тарту йорт хайваннарын, бүлмә гөлләрен, хәтта балаларны да үтерергә сәләтле. Әтисе яки әнисе өйдә тәмәке тартса, бала күп очракта үзе дә тәмәкегә үрелә.
Тәмәке матурлыкны үтерә. Бәлки бу кемнәр өчендер алай куркыныч та түгелдер, тик 30 яшьлекләргә ул тәмәкедән котылу өчен мөһим сәбәп була. Тәннең коруы, бит тиресенең тиз җыерчыклануы, дистә елга олырак күренү - болар барысы да тәмәке калдырган эзләр.
Белгечләр әйтүенчә, тәмәкене теләсә кайсы вакытта ташлап була. Ләкин кайбер кешеләр бәйлелекләрен беркайчан да җиңә алмам дип уйлый, шуңа да аннан никотин пластырьлары, таблеткалары, хәтта гипноз ярдәмендә котылырга маташа. Ләкин теләгәндә, аның белән гомерлеккә саубуллашырга була. Беренче адымны ясагач, калганнарын үтәргә җиңелрәк.
1. Гаиләгез сезгә ярдәм итсен. Никотин бәйлелегеннән котылу планы белән аларны да таныштырыгыз, аны үтәүне күзәтүләрен сорагыз.
2. «Күзәтү көндәлеге»н башлагыз. Көнгә күпме тәмәке, кайчан тартуыгызны, аннан соң үзегезне ничек хис итүегезне язып барыгыз.
3. 10-20 вакыт аралыгын билгеләп, шул вакытларда гына тартыгыз. Бу режимны ким дигәндә ике атна саклагыз. Бик каты тартасы килсә дә, «тәнәфес»кә кадәр түзәргә өйрәнегез.
4. Шәхси антитабак кампаниягезне башлагач, беренче атнаны ук «изге» дип саналган иртәнге, төшке йә кичке аштан соңгы тәмәкедән баш тартыгыз. Моңа кадәр көненә 20 тәмәке тартсагыз, хәзер 19ны калдырыгыз. Бу графикны ике атна дәвамында алып барыгыз.
5. Һәр атнаны «рацион»ыгыздан берәр сигаретны алып атыгыз. Күзәтү журналын алып барырга онытмагыз. Исегездән чыгармагыз: иң авыр этап көнгә 1-2 тәмәке тартудан аны бөтенләй тартмауга күчү булыр.
6. Ниһаять, начар бәйлелектән сезне бары бер «таякчык» аера. Әгәр тартуны ташлау теләге булса, сез: «Бу бер тәмәкедән берәр нинди мәгънә бармы соң?» - дигән сорауны бирми калмассыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading