Шәһри Казан

Минераль суны аера беләсеңме?

Гадәттә, шешәдәге суны без ике төркемгә бүләбез: гади су һәм минераль су. Элек, совет заманында, «Боржоми», «Нарзан», «Ессентуки» ише минераль сулар популяр иде. Ул вакытта гади суны сатып алырга туры киләчәк дип уебызга да кермәгәндер. Ә бүген исә башкача. Минераль суны гади судан ничек аерырга соң? Су шешәсе этикеткасында «табигый»,...

Реклама

Гадәттә, шешәдәге суны без ике төркемгә бүләбез: гади су һәм минераль су. Элек, совет заманында, «Боржоми», «Нарзан», «Ессентуки» ише минераль сулар популяр иде. Ул вакытта гади суны сатып алырга туры киләчәк дип уебызга да кермәгәндер. Ә бүген исә башкача.
Минераль суны гади судан ничек аерырга соң? Су шешәсе этикеткасында «табигый», «тере», «артезиан», «чиста» кебек төшенчәләр закон тарафыннан контрольдә тотылмый. Димәк, аңа реклама кебек кенә карарга кирәк. Мондый сүзләр химикатлардан гына торган суларда да булырга бик мөмкин. Шуңа да, минераль суны гади судан аеру өчен, этикеткадагы ГОСТ һәм ТУ кебек профессиональ мәгълүмат кына ярдәмгә килә.
«ГОСТ 13273-88» дигән язуны бары тик СССР вакытында, ягъни 1988 елга кадәрге минераль суларда гына күрергә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк, ГОСТ дигән нәрсә шул елда гына кертелгән. Мондый минераль суларны исемнәре билгеле булган табигый чыганаклардан алалар. Алар, гадәттә, курортларда урнашкан.
«ТУ 9185-…» (алга таба нинди сан куелуы мөһим түгел) дигән язу шулай ук минераль суны аңлата. Әмма ул 1990 елдан чыга башлаган суларга кагыла. Элеккеге минераль сулардан аермалы буларак, алар төрле чыганаклардан алына.
«ТУ 0131-…» дигән язу эчәргә яраклы суна аңлата. Аны артезиан скважинасыннан яки башка табигый чыганактан алсалар да, ул барыбер чистартыла, йомшартыла һәм файдалы матдәләргә баетыла. Мондый суның составы табигый судан аерыла һәм ул гигиеник норма таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Минераль сулар, составларындагы тоз күләменә карап, өчкә бүленә. Дәвалану өчен кулланыла торганнарында 1 литр суга 10 грамм туры килә, икенче төрендә - 1 литрга 1 грамм (бу күрсәткеч минеральләштерү дип атала, ул этикеткада күрсәтелергә тиеш), өченче төре исә бөтенләй минераль су булып саналмый, ул - гап-гади су.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: