16+

Модалы аяк киемнәре сайлыйбыз

Үкчәле ботфортлар яратасызмы? Мехлы жилет кияргә уйлап торасызмы? Сыланып торган “токмач” трикотаж күлмәк киясегез киләме?

Модалы аяк киемнәре сайлыйбыз

Үкчәле ботфортлар яратасызмы? Мехлы жилет кияргә уйлап торасызмы? Сыланып торган “токмач” трикотаж күлмәк киясегез киләме?

Алайса сезгә өйдә генә утырырга. Санап чыккан киемнәр модадан чыкты. Дизайнер һәм мода эксперты Мила Марсель аларны нәрсәгә алыштырып булганын сөйли.

Башы түгәрәкләнеп киткән ботильонны очлы яки квадрат башлыга алыштырыгыз.

Уггилар да популярлыгын югалтты. Алары урынына шнурлы “тупас” ботинка киегез.

Сыланып торган “токмач” күлмәк-свитерның да вакыты чыкты. Аның урынына трикотаж костюм яки озын свитер кию отышлы булыр.

«Автоледи» фасонындагы куртка белән пәлтә дә искерде. Хәзер озын пәлтә яки тренч кияләр.

Мех жилетларны да шкафның ерак почмагына яшерергә була. Трендта – эко-мехтан чебурашка туннар.

Билле, кабарынкы итәкле пуховиклар турында онытыгыз.

Помпонлы, декоратив челтәрле һәм стразлар белән бизәлгән шапкаларга да “юк” диегез. Яулык яки берет модада. Шапка да кияргә була, әмма ул бер тонлы, тупас итеп бәйләнгән модель булырга тиеш.

Сыланып торган үкчәле ботфорлар «Красотка» фильмында гына калды.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading