16+

Монголча ит пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 200 гр сыер ите, 50 мл соя соусы, 50 мл су, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 1 чәй кашыгы имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак кирәк.

Монголча ит пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 200 гр сыер ите, 50 мл соя соусы, 50 мл су, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал, 1 чәй кашыгы имбир тамыры, 1 тырнак сарымсак кирәк.

Сыен итен уртача зурлыктагы кисәкләргә бүләбез, өстенә крахмал сибәбез дә болгатабыз. Табага үсемлек мае агызып, итне шуңарда кыздырып алабыз. Сарымсакны вак итеп турап, аңа угычта уылган имбирны сибәбез һәм кыздырабыз, соңыннан су, шикәр комы һәм соя соусы салабыз. Әлеге катнашмага итне салып пешерәбез. Ит янына дөге дә, бәрәңге дә тәмле була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading