Таш нык булырга тиеш. Аны тикшереп карау өчен ташка чүкеч белән сугу да җитә. Начар таш тиз ярыла һәм ватыла. Тагын бер сынап карау алымы - аны каты итеп кыздырып, суга салу. Суда ватылмаса, таш нык дигән сүз.
Чуен таш, гади ташларга караганда, өч тапкырга тизрәк җылыта һәм җылыны да озак саклый, әмма ул тиз күгәрә һәм табигый таш кебек файда бирми.
Карелия порфириты җылылыкны бик озак саклый. Аны таштан салынган мунча һәм сауналар өчен дә кулланып була. Температураның кискен сикерешенә чыдамлы, ачык уттан курыкмый, су эләксә дә ярылмый.
Перидотитның җылылык сыешлыгы югары,зарарлы компонентлары да юк. Углекислый газ белән реакциягә кереп, һаваны чистарта. Аны мунчаның төбенә салу отышлы, өстенә башка төр ташларны куярга була.
Базальт - иң нык таш һәм бөтен төр мунчага да бара. Ярылмый да, ватылмый да, суны да үзенә сеңдерми. Еш ягыла торган мунча өчен әйбәт.
Кара диабез кыйммәт тә түгел, экологик яктан чиста да, әмма озак җылына, артык җылытсаң, үзенә бертөрле ис бирә башлый. Аның өстенә эфир майлары да сибәргә ярамый.
Комментарийлар