16+

Мунчада ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Иң элек һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк. Зыян күрүчене коткарганда үзегезгә дә зыян килмәсен өчен, марля яки кулъяулык аша сулагыз.

Мунчада ис тигән кешегә ничек ярдәм итәргә?

Иң элек һавага алып чыгып, мунчаны җилләтергә кирәк. Зыян күрүчене коткарганда үзегезгә дә зыян килмәсен өчен, марля яки кулъяулык аша сулагыз.

Саф һавага алып чыккач, ис тигән кешене аякларын бераз өскә күтәртеп яткырырга кирәк. Кеше аңында булса, организмдагы агулы матдәне юдыру өчен, аңа мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчерергә кирәк. Бу очракта чәй белән каһвәдән дә яхшысы юк. Соңгысының составындагы кофеин кан әйләнешен яхшырта.

Кеше үз аңында булмаса, аны косканда тончыкмаслык һәм теле артка китмәслек итеп яткырырга тырышыгыз. Аннары аны, нашатырь спирты иснәтеп, аңына китерергә, чигәләрен уарга кирәк. Агуланучының күкрәгенә салкын суга манылган чүпрәк куеп торсаң да, кан әйләнеше яхшырачак.

Кеше суламаса, кичекмәстән беренче ярдәм күрсәтергә кирәк; «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Мондый мөмкинлек булмаса, кешенең хәле бераз уңайлануга, аны хас­таханәгә үзегез алып барыгыз.

Чыганак: http://tulachi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading