Мунчага кергәнче, парланганда яки аннан соң салкын су эчәргә ярамый. Ул бөерләрне “суыта”. Бөерләр исә безнең тәндәге иң җылы ярата торган орган. Җылы су гына эчәргә кирәк. Аны исә бераз суынганнан соң эчегез, тән эссе вакытта эчү кайнар ташка су сибү кебек кенә була – суны организм кабул итми.
Һава кермәсен өчен мунча ишеген ныклап ябып кую да дөрес түгел. Анда һава һәм вентиляция булырга тиеш.
Саунада яки мунчада ятып парланырга, йә булмаса аякларны күтәреп утырырга тырышыгыз. Утырганда, кан әйләнеше бозыла. Башка эссе, ә аякларга салкын була.
Мунчадан соң ял итегез яки ятып торыгыз. Җылы тәннән табигый рәвештә чыгарга тиеш. Парланганнан соң йоклыйсы килү гадәти хәл.
Комментарийлар