Шәһри Казан

Нарат күркәләреннән кайнатма

Кавказ якларында борынгы заманнардан ук күп кенә авыруларны яшь нарат күркәләреннән ясалган кайнатма ярдәмендә дәвалаганнар. Әлеге кайнатма салкын тигәндә, грипп һәм авитаминоздан, тамак һәм уртлар авыртудан дәвалый. Шулай ук йөткергәндә, бронхит вакытында, үпкә кабарганда, хәтта бронхиаль астмадан да файдалы дип санала. Әлеге кайнатманы балалар да яратып ашыйлар. Хәзер нарат күркәләрен...

Реклама

Кавказ якларында борынгы заманнардан ук күп кенә авыруларны яшь нарат күркәләреннән ясалган кайнатма ярдәмендә дәвалаганнар. Әлеге кайнатма салкын тигәндә, грипп һәм авитаминоздан, тамак һәм уртлар авыртудан дәвалый. Шулай ук йөткергәндә, бронхит вакытында, үпкә кабарганда, хәтта бронхиаль астмадан да файдалы дип санала. Әлеге кайнатманы балалар да яратып ашыйлар. Хәзер нарат күркәләрен җыюның нәкъ вакыты - аларны 15 июньнән 15 июльгә кадәр җыялар.
1-5 см озынлыктагы яшел төстәге яшь күркәләрне җыйганнан соң, аларны әйбәтләп юып, эмаль савытка тезеп салалар. Өстенә күркәләрне 1-1,5 смга күмәрлек итеп су коялар. Кайнау чигенә җиткергәннән соң, аның өстенә 1 литр суга 1 килограмм исәбеннән шикәр комы салалар һәм тагын бер кат кайнау чигенә китереп җиткерәләр. Аннан соң утны кысып, акрын утта гына 1,5 сәгать кайнаталар. Кайнату барышында күбеген җыеп торырга кирәк. Кайнатма әзер булганда күркәләр сиропны тулысынча сеңдереп, кызгылт төскә керәләр.
РS. Әлеге кайнатманы бөерләре авыртучан кешеләргә, 60 яшьтән узганнарга һәм авырлы хатын-кызларга зур саклык белән генә кулланырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: