16+

Ни өчен бисквит күперми? (+рецепт)

Блогер Рафилә Шәмсетдиновадан бисквит пешерү серләре. "Бисквит пешергәндә сез очрашкан барлык проблемалар белән мин дә очраштым", дип башлый ул сүзен...

Ни өчен бисквит күперми? (+рецепт)

Блогер Рафилә Шәмсетдиновадан бисквит пешерү серләре. "Бисквит пешергәндә сез очрашкан барлык проблемалар белән мин дә очраштым", дип башлый ул сүзен...

Бисквит пешергәндә сез очрашкан барлык проблемалар белән мин дә очраштым. Шуңа да, мин велосипед ачмаячакмын, ә бары тик азмы-күпме тәҗрибәм буенча, бисквит пешерүдәге берничә хатага гына игътибар бирәчәкмен...

Бисквитны пешерүдә бер рецепт белән генә ерак китеп булмый, бер кыз белән мәсәлән ярты сәгать буе языштык, язуы буенча бөтен нәрсәне дә дөрес эшли төсле, бисквит тиешенчә күперми ди. Ә мин табиб шикелле күпермәүнең сәбәпләрен эзлим... Азакта таптык! Камырны блендер белән болгата икән! 
1. Беренче киңәш - бисквитны фәкать миксер белән генә болгатыгыз, блендерның миксер шикелле венчигы булса да, аның куәте һәм әйләнү тизлеге бисквитны яхшы күпертү өчен җитми.
2. Ни өчен күперми? Онны тиешеннән артык салмагыз, хәтта әзрәк салсагыз да була әле, камыр йомшаграк булачак. 
3. Йомырканы агын-сарысын аерып, шикәр белән күперткәннән соң, онны әз-әзләп өстәү кирәк һәм иләк аша или-или генә, берүк вакытта астан өскә (!) таба акрын гына массаны болгатырга кирәк, фәкать астан өскә таба. Кызурак болгаттыңмы, бисквит төшә дә китә, бик көйсез нәрсә...
4. Бары күперми дип шикләнәсез икән, разрыхлительнең күләмен арттыра аласыз, ләкин минем мәсәлән шул күләмдәге камыр көпшәкләндергеч белән дә күперә, бары тик массаны болгатуга гына бәйле монсы.
5. Берәү сорый, разрыхлитель һәм ванилинны нәрсә белән алыштырып була дип... Хм... Берни белән дә булмый... Ванилин салмасагыз әле була, ул тәм өчен генә җавап бирә, ә разрыхлительне содага алмаштырырга мин киңәш итмим...
6. Табага пергамент кәгазь җәяргә кирәк, аны мин майламыйм.
7. Таба, форма, миксер чип-чиста һәм коры булырга тиеш. Миксер алганда акча жәлләмәскә киңәш итәм. 500-1000 сумлык миксерлар озакка чыдамый, яхшырак миксер булган саен, бисквит әйбәт чыгачак. 
8. 4 йомыркага пешкән бисквиттан ничә корж чыга? Бу фрманың диаметрына бәйле. 18ле таба белән пешерсәң, 4 корж да чыга. 22-23ле формада – өчәү. 
9. Бисквитны пешерә башлаганчы, мичне яхшылап җылытыгыз. 200 градуста 5 минут чамасы тотам. Пешергәндә газ миченең ишеген ачмагыз. 
10. Пешкәнен ничек беләсе? Бик тәмле ис чыга башлагач, төсе килгән булса, бисквит уртасына теш таякчыгы белән тишем ясап карыйм. Коры булса, пешкән, юеш булса, яңадан мичкә тыгам. 
11. Пешүгә мичтән аласымы? Пешүгә үк алганым да, шунда ук тотып суытканым да бар. Аерамсы юк. Җылы килеш формадан гына төшерми торыгыз, суынсын.
12. Бисквитны бер көн алда пешереп, пакетка салып суыткычта тотсагыз, ул тагын да тәмлеләнә. 

Торт өчен бисквит камыры рецепты: 
4 йомырка
ярты стакан шикәр комы
бер стакан он
калак очы белән генә ванилин 
ярты бал кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель)
Йомыркаларның сарысын агыннан аерасы. Агын башта акрын, аннары кызурак режимда күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә кашыклап кына шикәр комы һәм әз генә ванилин саласы. Аннары сарыларны  болгатып, аларын да кашыклап кына миксер эшләп торган көйгә йомырка агына кушасы. Миксер башка кирәк булмый. Онны ике тапкырдан да ким иләмәгез. Күбрәк иләнгән саен яхшы. Массага иләктән әкренләп кенә бер кул белән или-или, он салабыз. Икенче кул белән астан өскә таба әкрен генә кашык белән болгатабыз. Он белән бергә камыр күперткеч тә өстәргә кирәк. Әзер камырны формага салырга, 30 минут чамасы 200 градуслы мичтә пешерәсе.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Камырны яхшы итеп күперткән вакытта аңа разрыхлитель кирәк түгел.

    Мөһим

    loading
    2
    X