16+

⠀Ни өчен сездә кура җиләге үсми?

1. Кура җиләген күләгәле җирдә утыртмагыз.

⠀Ни өчен сездә кура җиләге үсми?

1. Кура җиләген күләгәле җирдә утыртмагыз.

2. Кура җиләге куакларын июнь аенда кисәргә кирәк, бу вакытта әле җиләк өлгермәгән була. Һәр куаклыкта икешәр яшь йөгереш, иң уңыш бирә торганнарын гына калдырырга кирәк.
3. Июль урталарында аларның башларын 10-15 см.га кисегез.
4. Иртә язда һәр куаклык төбенә черемә салыгыз. Ул җирне киптермәячәк,тукландыру өчен дә кирәк ул. Чөнки җәйгә кура җиләге яхшырак үсеп китәчәк.
5. Көзен уңыш биргән сабакларның башларын кискәннән соң, 0,5 стакан суперфосфатны черемәгә  өстәп, һәр куак астына тагын ярты чиләк әлеге катнашманы сибегез.⠀
6. Язын куралыкның сабакларын бәйләп куегыз, чөнки җил белән куаклар селкенә, һәм ян -як ботаклар шул рәвешле сынып бетә, бигрәк тә аларда җиләк өлгергән вакытта.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading