16+

Нинди чәй эчәсез? Чәйнең сыйфатлымы-юкмы икәнен ничек ачыкларга?

Цейлон чәе тартмасында кылычлы арыслан сурәтендәге нокталарны исәпләгез, алар 17 булырга тиеш.

Нинди чәй эчәсез? Чәйнең сыйфатлымы-юкмы икәнен ничек ачыкларга?

Цейлон чәе тартмасында кылычлы арыслан сурәтендәге нокталарны исәпләгез, алар 17 булырга тиеш.

Чәй-каһвә компаниясе хуҗасы, эшмәкәр һәм эксперт Светлана Гладун “АиФ”ка сыйфатлы чәй сайлау серләре турында сөйләгән. Яфраклы чәй сайлаганда, аның кайсы илдә җитештерелгән булуына игътибар итәргә кирәк.   Һиндстан, Шри-Ланка, Кытай, Грузия, Индонезия һәм Әзәрбайҗан чәйне җитештерәләр дә, экспортка да чыгаралар. Африканың кайбер илләре дә чәй җитештерү белән шөгыльләнә. Безнең Краснодар краенда да чәй җитештерелә. Ә менә АКШ, Голландия, Дания һәм Германия түбән сыйфатлы Азия чәйләрен матур тартмага тутырып, бәясен арттырып саталар.

Чәйнең сыйфатын җитештергән ил белән генә билгеләп булмый. Аның этикеткасын өйрәнергә кирәк. Чын Кытай чәендә Made in China дигән язуны тапмассыз. Анда чәй яфрагы үстерелгән һәм эшкәртелгән провинция исеме языла. Һиндстан чәендә чәй тутырылган кәрҗин күтәреп барган кыз сурәтләнә. Бу – сыйфат билгесе. Шулай ук тартмага чәй яфрагы җыелган төбәк күрсәтелә.

Цейлон чәе тартмасында кылычлы арыслан сурәтендәге нокталарны исәпләгез, алар 17 булырга тиеш.

Пакетлы чәйнең сыйфатын тикшерү өчен, аны салкын суга салыгыз. Суга төсе чыкмаса, сыйфаты яхшы. Карадгы төскә керсә, буягыч кушылган дигән сүз. Ак кечкенә кисәкләр, төсле шарлар кушылган булса, алар химик ароматизаторлар. Аны кулланмавың хәерле. Пакет эчендә чын җиләк-җимеш салмыйлар. Лимон салгач, чәйнең төсе бераз ачык төскә керсә, бу аңарда буягыч матдәләр булмавына ишарә.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading