16+

Нинди йогурт алырга?

Йогуртның саклану вакытына игътибар итегез.

Нинди йогурт алырга?

Йогуртның саклану вакытына игътибар итегез.

«Тере» йогуртлар озак саклана алмый. Бер айдан артык булса, составында консервантлар бар дигән сүз. Яки аны югары температурада эшкәрткәннәр, болай иткәндә, бөтен файдалы микроорганизмнары бетә. Савыты тышындагы «Йогуртер», «сөтле десерт» дигән сүзләр бу продуктта файдалы микроблар булмавын күрсәтә. Йогурт составында җиләк-җимеш кисәкләре бар дию ул аңарда витаминнар күп булуга ишарә түгел, чөнки анда чын җиләк-җимеш кулланылмый, җитештерүчеләр сироп яки кайнатма салалар. Йогуртның составында кипкән җиләк-җимешле, чикләвекле яки кыяклылар (злаки) булганын сайларга тырышыгыз. Аларда эчәклек өчен кирәк булган файдалы микроорганизм – пребиотик дигән матдә бар.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading