Шәһри Казан

Нәрсә ашатыйм?

Яңа туган сабыйны күкрәк сөтеннән аерыр вакыт җиткәч, әни кешенең башы ката: нәрсә ашатырга? Тозсыз гына ташкабак яки брокколидан әзерләнгән боламык аларда бернинди дә аппетит уятмый. Аның каравы, кибеттә сатыла торган катнашмаларны алар яратып ашый. Бу нилектән?

Реклама

Бактың исә, өйдә әзерләнгәннәрен сабый катырак булганга ашамый икән. Фрикаделькалы яшелчә ашы әзерләгәндә, аларның барысын да блендер белән боламык итеп ясагыз. Аннары шулпа өстәгез. Ләкин балага мондый боламыкны озаклап бирмәгез, чөнки ул шундый сыек ризыкны гына ашарга күнегергә мөмкин. Аннары ит белән яшелчәләрне тукмак, соңрак чәнечке белән изеп карагыз.
Яшелчәләргә килгәндә, баштагы айларда балага кишер, ташкабак, чәчәк кәбестә бирегез. Иң элек аларны кайнатылган суда юып, парда пешерегез. Катырылган яшелчәне исә бик эретмәгез. Аннары блендерда изгәләгез. Аңа үсемлек яки зәйтүн маеннан башка әйбер, бигрәк тә тоз кушарга ярамый.
Җиләк-җимешләрдән груша белән яшел алмага тукталыгыз. Аларны пешереп тә, болай гына да бирергә була. Алманы пешереп боламык иткәч, теләсә нинди ботка белән кушып та бирергә ярый.
Ботка турында сүз чыккач, беренче тапкырга карабодай, дөге һәм кукуруз кулланыгыз. Кукурузны башта, он хәленә килгәнче, кофемолкада вакларга кирәк. Ботка пешергәндә, су белән ярманы бертигез күләмдә алыгыз, бала өчен ботка сыеграк булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: