16+

Оливьe өчен кышка кыяр белән яшел борчак

1 литрлы бaнкага мaринaд: 350 гр су, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 тырнак сарымсак, 1 укроп зонтигы, тәмләткечләр.

Яшел борчакны 15-20 минут суда пешерәбез. Кыярларны 3-4 сәгать салкын суда тотабы да яхшылап юабыз. Борчак белән кыярны банкага тутырабыз, төбенә укроп белән сарымсак куеп калдырабыз һәм кайнаган су агызабыз. 5 минут торгач, суын түгәбез. Тагын чиста кайнаган су салабыз. Кабат 5 минут тоткач, суын кәстрүлгә бушатабыз. Суга тоз, шикәр комы, аш серкәсе, тәмләткечләр салабыз һәм кайнап чыккач, кыяр белән борчак өстенә агызабыз. Капкач белән ябып, банканың астын өскә каратып, одеял белән каплыйбыз.

Фото:https://pixabay.com/
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    э шикэрне болай гона ашасагыз, болай колынмыйча?

    Мөһим

    loading