16+

Опята гөмбәсен маринадлау ысулы

3 кг опята гөмбәсе, 4 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты стакан аш серкәсе, түгәрәк борыч, булса, укроп зонтигы, 3 баш сарымсак (ваклап туралган), берничә данә хуш исле борыч, канәфер

Опятаны чистартып, өстенә су агызабыз. Су гөмбәне күмеп торырга тиеш. Су кайнап, гөмбә кабарып менгәч, уттан алабыз. Икенче савытта су кайнатып, аңарда гөмбәне тагын бер кат кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, тәмләткечләр һәм аш серкәсе салабыз да 2-4 минуттан сүндерәбез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 

Тәския Вәгыйзова, Минзәлә

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading