16+

«Счетчикларны алыштырабыз», ләкин мәгълүматларны әйтегез

Мошенниклар россиялеләрне алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алдарлар россиялеләргә счетчикларны бушлай алыштырырга тәкъдим итә икән.

«Счетчикларны алыштырабыз», ләкин мәгълүматларны әйтегез

Мошенниклар россиялеләрне алдауның яңа ысулын уйлап тапкан. Алдарлар россиялеләргә счетчикларны бушлай алыштырырга тәкъдим итә икән.

Телефон мошенниклары россиялеләргә электр энергиясен һәм су куллануны исәпкә алу приборларын бушлай алыштырырга тәкъдим итә башлаган, дип хәбәр итә «Газета. ру» газетасы. Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә хокук тәртибе үзәге җитәкчесе Александр Хаминский шулай дип белдергән. Аның сүзләренчә, мошенниклар үзләрен "Энергосбыт" яки "Водоканал" хезмәткәрләре булып таныштыралар, корбаннарына һәр көнне шалтыратып торалар. 

Ышаныч уяту өчен, шалтыратучы шунда ук кешегә әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итә, өй адресын әйтә. Әгәр счетчик алыштыруга ризалык алынса, телефон аша булган аралашуны мессенджерларга күчерү өчен заказ номеры белән СМС- хат җибәрелә.

Түләүсез заказны рәсмиләштерү процедурасын тәмамлау өчен мошенниклар паспорт битләре күчермәсен яки СНИЛС номерын тапшыруны сорый. Алдагы адым - телефонга килгән раслау кодын хәбәр итүне сорыйлар. Ә бу исә дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген бирә. Әгәр гражданин әлеге мәгълүматларны тапшырудан баш тартса, аңа порталга керү һәм ниндидер ышанычнамә рәсмиләштерелүе турында бер-бер артлы СМС-хәбәрләр яудыра башлыйлар. 

Беренче ике этапны уза алганнар өчен өченче сынау әзерләнгән. Мошенник белән аралашып ике-өч көн узгач, гражданинның телефонына видео аша шалтырату килә. 

Абонент экранда Роскомнадзор, Эчке эшләр министрлыгы яки башка орган эмблемасын күрә. Ә андагы «хезмәткәр» хәбәр иткәнчә, абонент җинаятьчеләр белән сөйләшүдә үзенең дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтындагы мәгълүматны атаган. Андагы мәгълүматлар җинаятьчеләр кулына эләкмәс өчен "хокук сакчы"ларына дәүләт порталындагы шәхси кабинетка керү кирәк. 

Үз-үзеңне алдарга ирек бирмәс өчен, белгечләр таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә яки шалтыратучылар белән бернинди сөйләшүләргә кермәскә киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading