16+

Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС илләренең студентлары арасында узган шахмат турнирында катнашучыларны сәламләде

Казанда БРИКС илләре студентлары арасында шахмат турниры узды.

Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС илләренең студентлары арасында узган шахмат турнирында катнашучыларны сәламләде

Казанда БРИКС илләре студентлары арасында шахмат турниры узды.

Республика җитәкчелеге исеменнән турнирда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Чара Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» иҗтимагый партиясе штабында узды. Биредә күп тапкырлар дөнья чемпионы, Россия Федерациясе сенаторы Сергей Карякинның шахмат клубы ачылды.  

Шахмат турнирында катнашучылар арасында Кытай Халык Республикасы, Һиндстан, Иран, Мисыр, Төрекмәнстан, Казахстан һәм Россиядән Казан югары уку йортлары студентлары бар. Турнирда барлыгы 16 катнашучы көч сынашты.

Фәрит Мөхәммәтшин шахмат турнирын ачып, Татарстанда спортның бу төре популяр һәм актив үсештә, дип билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе әйтүенчә, республикада берничә шахмат клубы эшли, һәм Сергей Карякин клубы шулай ук укучыларны һәм студентларны спортның бу төренә җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин шахмат клублары җитәкчеләренә әлеге интеллектуаль спорт үсешенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Шахмат клублары җитәкчеләренә яшьләргә үсәргә һәм шахмат белән кызыксыну тирәсендә берләшергә мөмкинлек биреп, кешеләрне бу интеллектуаль уенга җәлеп итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", – дип басым ясады ул. 

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда беренче шахмат клубы –  «Нәҗметдинов клубы» 140 ел элек оештырылган. Хәзер республикада бу спорт төре белән 2,5 меңнән артык бала шөгыльләнә.

БРИКС илләре студентлары арасында шахмат турниры 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммиты алдыннан ачылды. Парламент җитәкчесе бу вакыйганың Татарстан өчен әһәмиятле булуын әйтте. «Безнең республикага зур ышаныч күрсәтелде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашуын 35 дәүләт һәм 6 халыкара оешма вәкилләре раслады. Без моның бик җаваплы булуын аңлыйбыз һәм аны лаеклы һәм уңышлы уздырырга тиешбез. Безнең өчен бу – ышаныч имтиханы».

Саммит кысаларында бик күп чаралар уза, шул исәптән Казанда укучы БРИКС илләре студентларының шахмат турниры. Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле яши. «Мондый турнирлар уздырып, без әлеге спорт төре аша чит ил студентларының да Татарстанның күпмилләтле халкының тату тугандаш гаиләсенә керүен исбатлыйбыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – шахмат – яшьләребезне берләштерә торган иң кулай спорт төрләренең берсе».

БРИКСның әһәмияте – Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, конкурентлы һәм күп полярлы дөнья төзүдә генә түгел, ә икътисадый бурычларны хәл итүдә дә, дип ышана Фәрит Мөхәммәтшин. «Бу республика территорияләрен һәм күп тармаклы  икътисадын үстерү өчен мөһим фактор, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе, – безнең өчен БРИКС илләре җитәкчелеге белән очрашу, безнең продукцияне сату базарларын карау бик мөһим».

Шахмат турнирына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин барысына да уңышлар һәм кызыклы уен теләде.

РФ сенаторы, шахмат буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Сергей Карякин кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда шахмат традицияләренең бик көчле булуын билгеләп үтте. «Республика талантлы шахматчыларга бай, – диде ул, яңа клуб яшьләр өчен бу спорт төре белән шөгыльләнергә өстәмә этәргеч булыр, һәм, бәлки, биредә булачак дөнья чемпионы үз юлын башлар дип ышанам».

Сергей Карякин бу турнирны Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты алдыннан уздыруның мөһимлеген ассызыклады. «Халыкара спортта проблемалар бар, – диде ул, – шахмат турында сөйләсәк, күптән түгел узган Бөтендөнья Шахмат олимпиадасы Россия спортчыларыннан башка узды. БРИКС кысаларында ярышларны һәр спортчы үз әләме астында чыгыш ясый алырлык форматта оештыру начар булмас иде».

Сергей Карякинның шахмат клублары илнең 66 төбәгендә эшли. Бүген шундый ук турнирлар Киров, Тамбов, Түбән Новгород өлкәләрендә, Калмыкия Республикасында, Марий Эл Республикасында иҗтимагый ярдәм штабларында узды, алар видеоконференция элемтәсе буенча Татарстан белән туры эфирда булдылар.

Татарстанда Сергей Карякинның шахмат клубы партнерлары – «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге һәм Иҗтимагый ярдәм штабы. Аерым алганда, яшь гвардиячеләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шахмат сөючеләргә тренерлар бирүдә ярдәм күрсәтте.

Чарада шулай ук Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков, Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, Физик культура һәм спорт буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Рөстәм Кәлимуллин, Мәскәү өлкәсе шахмат федерациясе башкарма директоры Альберт Миңнуллин катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading