16+

“Орлыкларны чәчүгә ничек әзерләргә?”: бакчачыга киңәшләр

Безнең төбәкне юкка гына авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен хәвеф-хәтәрле зона дип атамыйлар. Яз-көз һава торышы салкынча, җәй кыска, үсемлекләрнең кинәнеп үсүе өчен уңайлы җылы көннәр санаулы гына.

“Орлыкларны чәчүгә ничек әзерләргә?”: бакчачыга киңәшләр

Безнең төбәкне юкка гына авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен хәвеф-хәтәрле зона дип атамыйлар. Яз-көз һава торышы салкынча, җәй кыска, үсемлекләрнең кинәнеп үсүе өчен уңайлы җылы көннәр санаулы гына.

Март яз ае булып саналса да, бакчаларда калын кар ята, апрельдә ташу акса да, юеш түтәлгә кереп басарлык түгел, майда туң китеп, туфрак җылына башлый, әмма июньнең уннарына чаклы “әйләнеп кайтучан” кыраулар төшү ихтималы зур. Августның икенче яртысында төннәр суыта башлый, иртәнге якта салкын чык төшә, гөмбәчек чирләренә баш калкытырга, уңышка зыян китерергә юл ача. 

Уңган бакчачылар моңа карап моңаеп утырмый, февральдә үк эшкә керешә. Орлыкларны чәчүгә әзерләп мәш киләбез: авыр тишелешлеләрен биостимулятор эремәләренә салып җебетәбез, чиратлаштырып суыткычка- җылы батарея өстенә куеп торып, атна-ун көн дәвамында чыныктырабыз. Җиләк-җимеш агачларының сливаныкы сыман каты кабыклы орлыкларын, наждак кәгазе белән ышкып юкартып, тишелешен тизләтәбез. Аквариумга һава өрдерә торган җайланма ярдәмендә орлыкларны кислород белән туендырырга да иренмибез.

Язның һәр көне, сәгате генә түгел, минуты да кадерле. Март-апрельдә тәрәзә төпләрендә күпсанлы томат, борыч, баклажан, суган, дистәгә якын төрдәге чәчәк үсентеләре ямь-яшел булып күңелне сөендереп утырсын өчен, иртә аяк киенәбез. Шушы гамәлләребез белән яшелчәләрне иртәрәк өлгертергә, һәркайсыннан мул уңыш алырга омтылабыз. 

Тәҗрибәсе аз булган бакчачылар: “Орлыкларны чәчүгә ничек әзерләргә?” – дип баш вата. Әгәр коры орлыкларны түтәлгә яки лотоктагы туфракка сибеп кенә җибәрсәк, тишелешләрен көтә-көтә көтек булуыбыз бар. Суган, кишер, петрушка, укроп, пастырнак, порей суганы, фенхель кебек эфир майларына бай орлыкларны чәчүгә керешкәнче тиешенчә эшкәртмәсәк, өч атнасыз, хәтта бер айсыз нәни шытымнар күренмәячәк. Кабак, кыяр, кавын, карбыз, томат, борыч, баклажан кебек каты кабыклы; борчак, фасоль, соя кебек озак борынлаучы орлыклар да, чәчүгә керешкәнче махсус уятуга мохтаҗ. 

Беренче чиратта орлыкларның тукларын ачларыннан аерып алу мәслихәт. Шәхсән үзем 1 л суда ике аш кашыгы тоз эретеп, орлыкларны шушы сыеклыкка салып болгатам. Төпкә баткан тукларын гына аерып алып, краннан аккан суда чайкаткач, куе марганцовка эремәсендә 20 минут дәвамында зарарсызландырам. 

Томат, борыч, баклажанны – 10-12, кабак, карбызны 24 сәгать энергин (эпин, циркон, гуми- оми, алоэ согы, көл төнәтмәсе дә ярый) биостимуляторында җебетәм, тукландырам. Нәтиҗәдә суган орлыкларым 5-6 көндә, томатым – 3-4, борычым – 4-5, чәчәк орлыкларым 3-7 көндә тишелеп чыга. Шытымнар тигез була. 

Күпләр кишернең авыр тишелешеннән зарлана. Аны тизләтүнең күптөрле ысуллары бар. Әйтик, термоска 49 градуслы кайнар су салып, янәшәдәге савытка сап-салкын су тутырып куеп, марляга төйнәлгән авыр тишелүчән орлыкларны, берничә минут дәвамында, тиз-тиз генә кайнар һәм салкын суга чиратлаштырып тыгып алабыз. 

Эфир майлары юылсын өчен, орлыкларны биш-алты минутка аракыга салып торучылар да бар. Укроп, кишер орлыкларын янчыкка тутырып, апрель уртасында бер көрәк тирәнлеге казылган юеш салкын чокырга күмеп куеп, ике атнадан соң алып чәчәргә була. Бу вакытка орлыклар бүртә, хәтта нәни тамырлар җибәрергә өлгерә. Түтәлгә чәчкәч, бик тиз тишелеп чыга.

Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче булдыклы Рәйсә ханым киңәшен тотып, соңгы елларда кишерне кесәлдә җебетеп чәчә башладым. 3 л суга ике аш кашыгы кесәл оны салып болгатам, газ плитәсендә аз гына кайнатып алам. Кул пешмәслек булып суынгач, 1,5 литрлы пластик бутылкаларга бүлеп тутырылган кишер орлыкларым өстенә агызам. Икенче көнгә орлыклар бүртә, туклана. Шешәнең капкачын 50ле кадак белән эчтән тышка таба тишәм. Савытның астын өскә каратып тотып, әзерләнгән түтәлдәге буразначыклар буенча йөгереп (!) кенә чыгам. Орлыклар буразнага тигез төшә һәм бик тиз тишелә, сирәклисе дә юк. Орлыкка, вакытка зур экономия. 

Кавын, кыяр орлыкларын 5-8 сәгать дәвамында биостимуляторда тукландырып чәчү отышлы. Күпьеллык георгин, лилия кебек чәчәкләрнең бүлбеләрен марганцовкада зарасызландырып, гладиолусларның иске кабыкларын салдырып, тамырландырып утырту кулай. 

Баш суган үскәндә уклар җибәрмәсен өчен, чемчеген батарея янында ике атна җылытабыз, шулай ук марганцовкада зарарсызландырабыз. Кайберәүләр чемчекне ике сәгатькә тозлы суга салып торып, аны суган чебене зарарыннан саклый. 

Бәрәңгене үрдереп утырту кирәклеген белмәгән кеше сирәктер. Күргәнегезчә, үсемлекләрне тизрәк тишелдереп, уңышны мулрак итеп үстереп алыйк дисәк, орлыкларны чәчкәнче шактый мәшәкатьләнергә, махсус уятырга туры килә.

Хәмидә Гарипова

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading