16+

Өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Чып-чын суыклар безгә дә килеп җитте. Бүген төнлә синоптиклар 24 градуска кадәр салкын вәгъдә итә.

Чып-чын суыклар безгә дә килеп җитте. Бүген төнлә синоптиклар 24 градуска кадәр салкын вәгъдә итә.

Мондый көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә кирәк. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кат юкарак кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәкне дә үзегездән калдырмагыз. Урамда тәмәке тартудан тыелып, спиртлы эчемлекләр эчүдән тукталып торсагыз да бик яхшы.

Өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

Өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштырып, озакка сузмый беренче ярдәмне күрсәтә башларга кирәк. Туңган урынны җылыту әкрен генә башкарылырга тиеш. Өшегән урынны кул, тукыма кисәге, спирт һәм бигрәк тә кар белән уу рөхсәт ителми.

Бөтен җире туңган вакытта, кешене җылы одеялга төрү зарур, ә өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән уратып куярга кирәк.

Кул яки аяк өшесә, су температурасын аз-азлап кына күтәреп, ваннада җылытырга була. 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә.

Авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә торган дару препаратларын кулланырга ярый, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading