16+

Өйдә нинди гөлләрне тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән. Флорист һәм блогер Зоя Ильяшенкова АиФ.ru га шулар турында сөйләгән.

Өйдә нинди гөлләрне тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән. Флорист һәм блогер Зоя Ильяшенкова АиФ.ru га шулар турында сөйләгән.

Бөтен гөлне дә өйдә үстерергә була, әмма бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки аларның кайберләрендә агулы сок бар. Мәче, этләр аларны чәйнәп, зыян күрергә мөмкиннәр. Кечкенә балаларга да кагыла бу.

Агулы гөлләр: монстера, алоказия, диффенбахия. Аларның согы куркыныч. Балалар ялгыш кына өзеп алсалар, бармакларын яндырырга мөмкиннәр. Шуңа да аларны өске шүрлекләрдә тотыгыз.

Йокы бүлмәсенә “авыр”, көчле исле гөлләр куймагыз, чөнки алардан баш авырта. Әйтик, бик күпләр яраткан орхидеяны.

Кояш төшә торган тәрәзә төпләренә урын калмаса, кайбер гөлләрне күләгәле җиргә куйсагыз да була. Әмма бу күләгәне яраталар дигән сүз түгел, алар аңа чыдам булган өчен генә. Алар: хәзер бигрәк тә модада булган сансевиерия (кайбер төрләре), монстеры, филодендрон, сциндапсус.
 

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading