16+

Панкейк әзерләү ЫСУЛЫ

Кирәк әйберләр: 1 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 210 мл сөт, 3 аш кашыгы сыек май, 200 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель)

Кирәк әйберләр: 1 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 210 мл сөт, 3 аш кашыгы сыек май, 200 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель)

Йомырка, шикәр комын (ванилин да куша аласыз) блендер белән яхшылап болгатасы. Сөт һәм май салгач, кабат болгатасыз. Он белән камыр көпшәкләгечне бергә кушып, камырга саласы. Кабат блендер белән болгатып аласы. Камыр әзер булуга ук пешерергә кирәк. Камырны кызган майсыз табага салып пешерәсез. Панкейкның өсте тишек­ләнеп чыккач, икенче ягын кыздырасы.

Табынга өстенә кайнатма, каймак, бал яки шоколад пастасы салып бирергә була.

Реклама

Айгөл Темирбулатова, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading