16+

Пеләш каласың килмәсә, бавыр аша

Белгечләр чәчләр сәламәт һәм ялтырап торсын өчен иң кирәкле продуктлар исемлеген булдырган.

Пеләш каласың килмәсә, бавыр аша

Белгечләр чәчләр сәламәт һәм ялтырап торсын өчен иң кирәкле продуктлар исемлеген булдырган.

Бавыр. Пеләш каласың килмәсә, бавыр аша. Баш тиресен тукландыру өчен кирәк булган тимердән тыш ул тестостерон алмашын көйли торган ферментларга бай. Тестостерон гормоны җитмәгән очракта баш пеләшләнә башлый. Шуңа да диетологлар 40 яшьтән узган ирләргә атнасына бер тапкыр бавыр ашарга куша.
Фасоль. Аңардагы үсемлек аксымы чәчне үстерә.
Банан. Шулай ук йөзем, солы һәм сыра кремнийга бай. Организмга әлеге микроэлемент җитмәгән очракта, чәч төссезләнә, юкара. Ике атнага бер тапкыр сырадан маска ясарга була. Ярты стакан фильтрланмаган сыраны чәчкә ышкып, полиэтилен капчык киеп куегыз. Бер сәгать тотканнан соң, җылы су белән юып төшерегез.
Зәйтүн мае. Зәйтүн, кунжут һәм җитен маенда чәчнең сыгылмалылыгы өчен җавап бирә торган Е витамины бар. Алардагы олеин һәм линол кислоталары исә чәчне ялтырата.
Яшел төстәге яшелчәләр. Магний һәм К витаминына бай шпинат белән брокколи чәчне майланудан, шул ук вакытта корудан да саклый.
Күкәй. Чәчегез сынмасын дисәгез, күкәй ашагыз. Аңардан чәч өчен маска да ясарга мөмкин: ике күкәй сарысына ике аш кашыгы бал салып болгатып, чәчегезгә сылагыз. Ике сәгатьтән чәчегезне башта җылы су белән, аннары шампунь белән юыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading