16+

Помидор иммунитетны ныгыта

Август аенда яшелчә бакчаcына чыгу үзе күңелле. Кыяры да, помидоры, борычы, баклажаны да өлгергән. Кәбестә, суган, кишер, ташкабак, чөгендере дә җитешкән. Ә хәзер аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталыйк.

Помидор иммунитетны ныгыта

Август аенда яшелчә бакчаcына чыгу үзе күңелле. Кыяры да, помидоры, борычы, баклажаны да өлгергән. Кәбестә, суган, кишер, ташкабак, чөгендере дә җитешкән. Ә хәзер аларның һәрберсенә аерым-аерым тукталыйк.

Болгар борычының кызыл һәм сары төстәгеләрендә, яшеленә караганда, А витамины, ягъни каротин күбрәк булуын белә идегезме икән? Ә менә С витаминына бай булуы белән, борыч гөлҗимеш һәм сырганактан гына калыша. Болардан кала, әле аңарда В, В2, РР кебек витаминнар да бар.
Помидор да С витаминына бай яшелчә. Ул, иммунитетны гына ныгытып калмый, иртә картаюны да булдырмый. Томатта нерв системасы эшчәнлеге, чәч һәм тырнакларның ныклыгы өчен җавап бирә торган В витамины бар. Помидор ашасагыз, тешләрегез дә ныгыр, кан тамырларыгыз да сәламәт булыр, чөнки аңарда тимер, цинк һәм кальций бар.
Сидек кудыру үзлегенә ия ташкабакны юкка гына йөрәк-кан тамырлары авырткан кешеләрнең диетасына кертмиләрдер. Бу яшелчә атеросклероздан, диабет һәм бавыр авыруларыннан җәфаланучылар өчен файдалы. Калий һәм бакырга бай булганга, аны азканлылык вакытында да ашарга кирәк.
Кыярның туксан проценты судан тора. Калганы - клетчатка, витаминнар һәм микроэлементлар. Аңарда витаминнарның күптөрле булуын әйтеп үтәргә кирәк. Кыяр ашказаны кислоталылыгын киметә, авыр ризыкны үзләштерүгә ярдәм итә. Димәк, майлы ит янына аңардан да яхшы гарнир табып булмый.
Баклажанның төп байлыгы - организмнан артык холестеринны чыгару сәләте. Шуңа да диетологлар калийга бай баклажанны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә ашарга куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading