16+

ПП Слива пирогы РЕЦЕПТЫ

Блогер-укытучы Айгөл Гатауллинадан (@tatatcha_pp) тәмле файдалы ёщм тазартмый торган(!) пирог пешерү СЕРЕ

ПП Слива пирогы РЕЦЕПТЫ

Блогер-укытучы Айгөл Гатауллинадан (@tatatcha_pp) тәмле файдалы ёщм тазартмый торган(!) пирог пешерү СЕРЕ

Камыр өчен: 80 г сыер мае, 80 г шикәр яки тәменчә подсластитель, 1/2 чәй кашыгы көпшәгеч (разрыхлитель), 1 йомырка, 230 г он (мин 80 г дөге оны, 80 г эре бөртекле он (цельнозерновая мука), 70 г ак он салам).

1.Песочный камыр ясап, табага тигезләп җәябез.

2.Камыр өстенә төше алынган, икегә бүленгән 10-12 слива тезәбез.

3.Слива өстенә җәю өчен сыек камыр кирәк булачак. Моның өчен 2 йомырка, 80 г шикәр, 50 г каймак, 3 кашык дөге оны кирәк. Барлык ингредиентларны туглыйбыз. Килеп чыккан массаны слива өстенә агызабыз.

4.180 градуска кадәр җылытылган духовкада 40 минут чамасы пешерәбез.

P.S.Слива урынына персик, чия, башка җиләк-җимеш тә ярый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading