16+

Һәр чәчәкнең үз төсе бар, һәр чәчәкнең үз исе...

Еллар буе бер урында үсә һәм әллә ни тәрбия дә таләп итми торган чәчәкләр теләсә кайсы бакчачының хыялыдыр. Аларны, бердән, ел саен утыртып азапланасы юк, икенчедән, кышка каплап калдырырга кирәкми, салкыннарга да бирешмиләр. Шуның өстенә алар бик күп төрле: амур утчәчәге (адонис амурский), монгол чәе (бадан толстолистый), барвинок, кәрләч (очиток...

Һәр чәчәкнең үз төсе бар, һәр чәчәкнең үз исе...

Еллар буе бер урында үсә һәм әллә ни тәрбия дә таләп итми торган чәчәкләр теләсә кайсы бакчачының хыялыдыр. Аларны, бердән, ел саен утыртып азапланасы юк, икенчедән, кышка каплап калдырырга кирәкми, салкыннарга да бирешмиләр. Шуның өстенә алар бик күп төрле: амур утчәчәге (адонис амурский), монгол чәе (бадан толстолистый), барвинок, кәрләч (очиток...

Ә аларның кайберләре белән безне чәчәкләргә битараф булмаган Наилә Тукмакова таныштыра.
- Бакчаны бизәү өчен мин хоста утыртырга тәкъдим итәм. Бакчачылар да ярата аны. Аның бигрәк тә яфраклары матур. Кыска гына булып үсәләр, дымлы, күләгәле урынны яраталар. Шуңа да чүп үләннәре үсеп утырган, башка нәрсә утыртырга ярамаган күләгәле урынга хостаны утырту отышлы булыр. Алар тыгыз да булып үсә, шуңа үз тирәләрендә чүп үләннәрен дә үстермиләр.
Соңгы вакытта чәчәк үстерүчеләр арасында япон пионнары популярлашты. Алар гадәти пионнардан куе катмарлы булмаулары белән аерыла. Таҗлары бер яки ике генә рәт була. Кайсыдыр яклары белән мәккә дә охшаганнар. Аларны күбрәк ландшафт, коттеджлары булганнар ишегалларын бизәр өчен алалар.
Астильбаны да бик күркәм бакча чәчәге дияр идем. Ул үзенә бертөрле декоратив үсемлек. Яфраклары матур булганга, чәчәк аткан вакытында гына түгел, ә яздан алып көзгә кадәр, ягъни бөтен бакча сезоны дәвамында күзне иркәләп утыра.
Гейхераны нәзберек түгел дип әйтә алмыйм. Аларны гел карап торырга кирәк. Утыртканда ярымкүләгәле җирне сайлагыз. Алар бигрәк тә ылыслы үсемлекләр янында матур күренә.
- Күпьеллык чәчәкләр­нең бүлбеләрен кибеттә хәзердән үк саталар. Җир тиешенчә җылынмагач, аларны сатып алуга ук утыртып булмый. Бу очракта чәчәк тамырларын ничек сакларга соң?
- Аларны салкында тотарга кирәк. Мин үзем суыткычта саклыйм. Ә кайбер бакчачылар торф тутырылган чүлмәккә батырып куя һәм балконга чыгара. Су сибеп, аларны үстерә дә торалар. Җир җылынгач инде күчереп утырталар дияргә була. Су сипмәүчеләр чүл­мәкне пакет эченә урнаштырып куя. Суыткычта бик озак тотарга кирәкми, чөнки шытып чыккан үрентеләре дымланып торып, чери башларга мөмкин.
- Чәчәкләрне бакчага күпләп утыртканда нәр­сәгә игътибар итәргә ки­рәк?
- Ирис чәчәген аерымрак утыртырга киңәш итәм, чөнки ул дымны бик яратып бетерми. Аның янәшәсендә­ге чәчәкләргә су сипкәндә аңа да эләкми калмый, әлбәттә. Ә менә гортензиягә суны, киресенчә, еш сибәргә кирәк. Лаләләрне розалар янына утыртмаска тырышыгыз. Ә менә хоста янына урнаштырырга була, чөнки лаләләр чәчәк атып бетергәч, хоста үсеп китә. Лаләләр аның яфраклары астында тынычлыкта кала. Кайберәүләр аларны җәйгә казып ала. Аннары көзгә кабат утырталар. Бигрәк тә урын аз булганда шулай эшлиләр. Чәчәкләрнең кайсы озын, кайсы кыска булып үсүен дә истә тотыгыз. Озын булып үсә торганнарын арткарак утыртыгыз, югыйсә алгы планда үсеп, арттагы кыска сабаклыларны каплап торачак.

«Күләгә падишаһы» исемен алган хостаның өстенлекләре бик күп: көйсез түгел, салкынга чыдам, кү­ләгәле урынны үз итә, авыруларга да бик бирешми, шул ук вакытта декоратив үсемлек тә булып торалар. Алар аеруча яфраклары белән яраттыра. Яшел төстән кала, хоста зәңгәрсу да, сары да, ак та, салат төсендә дә, хәтта берьюлы өч төсле дә була ала. Күпьеллык чәчәкләр арасында алар иң озын гомерле дә булып санала.
Хостаны яз көне утырту яхшы. Алар озак үсә, шуңа да баштагы 4-5 елда аларны күчереп утыртырга кирәкми.


Астильба шулай ук салкынга бирешмәүчән чәчәк. Күләгәле һәм дымлы урында да үсә ала. Озак чәчәк атуы белән аерылып тора. Чә­чәкләре вак, себеркәчтә бергә укмашып үсәләр. Төсенә килгәндә, алар кызыл да, алсу да, ак та була. Үрчетергә теләсәгез, хоста кебек үк, тамырларын бүлеп утыртыгыз. Орлык белән үр­четкәндә, февраль-март айларында ук утыртырга кирәк. Яз ахырында инде ачык грунтка да чыгарып утырта аласыз. Даими су сибеп торырга онытмагыз.
Астильбаның иң яхшы партнерлары: хоста, ландыш, бадан, ирис, горянка, купена, манжетка.


Канна, башка тропиклар кебек, җылы һәм кояш яхшы төшкән, көчле җилләрдән сакланган урында үсә. Чокырны 0,5 метр тирәнлеккә ясыйлар, төбенә ат тиресе салып калдыралар. Ул череп, каннаны җылытып торачак. Тирес өстенә 25 см калынлыкта черемәле туфрак һәм аз гына елга комы сибәләр. Утырту тирәнлеге климатик зонага бәйле. Көньякта 10-12 см, төньяк районнарда 6-7 см. Канна дымны яратканга, җылы суны даими сибеп торыгыз, бигрәк тә эссе көннәрдә. Су сибәр алдыннан үсемлек тирәсендәге җирне йомшартып чыгыгыз. Һәр 3-4 атна саен минераль ашламалар яки сыер тиресе төнәтмәсе белән тукландырып торырга кирәк булачак.

Гейхера бер урында, күчереп яки бүлеп утыртмыйча, биш елга кадәр үсә ала. Аннары соң инде ул артык үсеп китеп ямьсезләнә. Гейхера корылыкны да, дымлылыкны да яратмый. Ә балансны саклар өчен 5 см калынлыгындагы мульча яр­дәм итә. Моның өчен агач кайрылары яки компост кулланырга була. Сезонга ике тапкыр - беренчесе яз көне, икенчесе җәй көне, чәчәк аткач тукландыралар. Үр­четү өчен орлыгын чәчәргә дә, бүлеп тә утыртырга ярый. Орлыкларның шыту сәләте тиз кими. Җыелган орлыкны банкага тутырып, яхшылап ябып, суыткычка куегыз. Март-апрельдә чә­чегез һәм май ахыры-июнь башында бакчага чыгарып утыртыгыз.

Лилейникны (гемерокаллис) икенче төрле ялкаулар чәчәге дип атыйлар. Бу исем аңа көйсез булмаганы һәм күчереп утыртмыйча да бер урында ун елга кадәр үсә алганы өчен бирелгән. Аны елның теләсә кайсы вакытында, әмма иң яхшысы - иртә язда яки чәчәк атып бетергәч күчереп утыртырга була. Лилейниклар ко­яшлы көндә генә ачыла, кичкә инде ябыла һәм коела. Аңа суны сирәк, тик күп итеп сибәргә кирәк. Мул булып чәчәк атсын өчен, кояш яхшы төшкән урынны сайлагыз. Күләгә дә аңа зыян итми, әмма андый җиргә утырткан очракта чәчәкләре аз булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading