16+

Ремонт ясаганда нинди хаталар җибәрелә?

Җәй ял итү генә түгел, ремонтлар чоры да. Ремонт исә акча күп таләп итә торган эш. Әмма алдан әзерләнеп, бөтен ваклыкларына кадәр уйласаң, күпмедер акчаны янга да калдырып була.

Җәй ял итү генә түгел, ремонтлар чоры да. Ремонт исә акча күп таләп итә торган эш. Әмма алдан әзерләнеп, бөтен ваклыкларына кадәр уйласаң, күпмедер акчаны янга да калдырып була.

Төзелеш эшләре күбесенчә җылы вакытта башкарыла. Әлбәттә, җәй көне ремонт эшләү уңайлырак. Әмма бу җайлылыкның икенче ягы да бар – җәйге сезонда бәяләр югары була. Төзелеш материаллары гына түгел, ремонт ясаучы осталар да күтәрә бәяне. Бу чорда тәҗрибәле осталарны табу да бер бәла.

Шуңа да белгечләр ремонтны яз яки көз ясарга куша.
Ремонтка акчаны якынча уйлап куябыз, әмма бу суммага тагын шуның 30-40 процентын өстәгез. Ремонт вакытында планнар гел үзгәреп тора. Гадәти ванна урынына, бер генә яшибез дип, гидромассажлысына кызыгырга мөмкинсез. Ә бәя аермасы – унар мең. Акча җитмәгәч, кредит аласы була. Бу тагын өстәмә процентлар дигән сүз.

Материалларны бер кибеттән алырга тырышыгыз. Бер кибеттән икенчесенә чабып йөреп вакыт сарыф итәсез. Товарны өйгә китерткән очракта да җайлы. Бер генә түлисез яки шактый суммага җыелса, бушка китертә аласыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading