16+

Үренте сурайса, нишләргә? (Бакчачы киңәшләре)

Шәхсән үзем томат үрентесе тәрәзә төбендә артык озынаеп китмәсен өчен, бер елны үсешне тоткарлауга махсуслашкан “Атлет” эремәсе кулланган идем. Сүз дә юк, акрын үстеләр, ләкин торгынлык халәтеннән авыррак чыктылар. 

Шәхсән үзем томат үрентесе тәрәзә төбендә артык озынаеп китмәсен өчен, бер елны үсешне тоткарлауга махсуслашкан “Атлет” эремәсе кулланган идем. Сүз дә юк, акрын үстеләр, ләкин торгынлык халәтеннән авыррак чыктылар. 

Мартның беренче яртысында бездә кояш соң чыга, иртә бата, аяз көннәр саны да аз. Тәрәзә төбендә үрентегә табигый яктылык нурлары җитәрлек төшмәгәнгә, үсентенең сабагында формалашкан яфрак белән яфрак арасы нормадагы 2,5-3 см урынына  8-10га җитәргә мөмкин. Бу аерма уңыш формалаштыра торган бутоннарның соң яралуына, чәчәк чукларының саны бермә-бер азаюга, җимшәннәренең күләме кимүгә, сыйфаты начаррак булуына китерәчәк. Мондый хәлгә калмас өчен, томат, борыч, баклажан һәм башка яшелчә яки чәчәкләрнең нәни үсентеләре тишелеп чыга башлауга, аны беренче атнада салкынчарак урынга, яктырткыч астына кую зарури. 

Һөнәре буенча агроном-галим, блогер Валерий нәни үрентеләрне ике атна дәвамында тәүлек әйләнәсе яктырту тиеш дигән фикердә тора. Бу чорда үсемлекләргә җылытылган кар суын чамалап кына сибәргә, тамыр муентыгын гөмбәчек чирләреннән саклау өчен, вермикулит, коры ком белән мүлчәләргә кирәк. Борыч сурайса, салкынчарак урынга куеп тору, кәбестә, петуния рассадасының төбенә беркадәр туфрак өстәү булыша. Ә томатка килгәндә, аны тирәнрәк савытка берәмләп күчереп утыртырга була. Аны берничә тапкыр күчерүдән тыш, үсентене урталайга кисеп, 4-5 сантиметрлы очын сулы савытка тыгып куеп тамырландырырга була. Сабак очыннан үстерелгән томат атна – ун көнгә иртәрәк уңыш бирәчәк. 

Блогер Юлия Миняеваның үзәктән җылытыла торган иркен верандасы – кышкы бакчасы бар. Үрентеләр сураймасын өчен, ул аларны фитолампалар урнаштырылган күпсанлы киштәләргә тезеп куйган. 

Үсемлекләрнең фотосинтезы, үсеше, өлгереше өчен нинди төстәге нурлар файдалырак икән соң? Галимнәр фикеренчә, 2,5-2,8 мең берәмлекле, җылы төсләргә бай, 50% – кызыл, 50% яшел нурлар тарата торган фитолампалар үсемлекләр өчен иң файдалысы булып санала икән. Люминисценция лампалары тараткан яктылык та үсемлекләр өчен “йомшак”, ди. Үсемлекләр куе зәңгәр төсне үз итми. 

Яктырткычларны нинди югарылыкта элеп куярга, дигән сорауга да җавап бар. Җылылык таратмый торганнарын, лотокларга параллель рәвештә, нәни үсемлекләрдән  20-25 см биеклектә урнаштыру отышлы санала. Үрентенең буе үскән саен, лампаларны  биеккәрәк күтәрә барабыз. Сурайган нәни үскеннәрнең яфраклары аксыл яшел, саргылт төскә керүен сизеп алсагыз, төпләренә 1 л суга 1 аш кашыгы сидекчә эретеп сибәргә була. Тамырлары зәгыйфьрәк икән, калий монофосфаты эремәсе ярдәмгә килә. 

Шәхсән үзем томат үрентесе тәрәзә төбендә артык озынаеп китмәсен өчен, бер елны үсешне тоткарлауга махсуслашкан “Атлет” эремәсе кулланган идем. Сүз дә юк, акрын үстеләр, ләкин торгынлык халәтеннән авыррак чыктылар. 

Түтәлгә күчереп утыртканда, кирәгеннән артык сурайган томатларны траншеяга сузып салып, очларын гына чыгарып калдырып утырту отышлы. Күпсанлы өстәмә тамырлар яралу сәбәпле, уңышы мулдан була. 

Борычның сабагы бик озын дип, тамыр муентыгын тирәнгә күмдереп утыртырга ярамый. 

Тәрәзә төбендә йә балконда  үскән порей суганы кыяклары артык озынаеп китеп, егыла, чуала башласа, очларының 4-5 сантиметрын кайчы белән кисеп алып, салатка кушып җибәрәбез. Үсемлекләргә зыян килми.

Рассада торган бүлмәнең форточкасын ачып җилләтү, апрельдә балконга алып чыгып чыныктыру да үсемлекләрне кирәгеннән артык озынаюдан коткара. 

Хәмидә Гарипова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сидекчэ нэрсэ ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сидекчә. Мочевина

      Мөһим

      loading