Әминә бүген дә, балалар бакчасыннан соң Рәфинәләргә барырга әнисен күндерде. Бик якын дуслар бит алар. Рәфинә дә: “Бу кәнфитем Әминәгә”, – дип, букчасына салып куйды.Әти-әниләре дә моңа бик шатлана: “Кызларыбызга, бер-берсенә, алдагы тормышларында иптәш, якын дус, терәк булырлар”.