16+

Резидә Шәрәфиева: "Дару ашаганчы, тузганак яфрагы ашагыз"

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Ул, өйдә булганда да, спорт белән шөгыльләнә, файдалы ризыклар әзерли. Хәер, җырчының буй-сынына карап, үзегез дә моны чамалыйсыздыр.

Резидә ханым тузганак яфрагын да яратып ашый икән.
-    Тузганак чәчәге, яфрагы һәм тамырының бик файдалы икәнен беләсездер. Мин тузганак яфрагыннан салат ясап ашарга киңәш итәм. Тузганак яфрагын көндезге сәгать 12гә кадәр җыеп юарга, саркытырга кирәк. Аннан соң турап, аз гына май салып һәм лимон сыгып ашарга мөмкин.
Мин үзем тузганак яфрагын турамыйча гына ашарга яратам. Яфракларны юып, саркытып, пакетка салам да суыткычка куям. Һәр көнне иртәнге ашка кадәр бер уч яфрак ашап куям. Ул тәмле түгел, әмма бик файдалы. Дару ашаганчы, тузганак яфрагы ашагыз, Сәламәт булыгыз! - ди Резидә Шәрәфиева.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    тузганакны куян ярата

    Мөһим

    loading