16+

Үрмәле роза чәчәген ничек кисәргә? (СХЕМА)

Быел утырткан куакны кисәсе түгел. Киләсе елдан кисә башлагыз.

Үрмәле роза чәчәген ничек кисәргә? (СХЕМА)

Быел утырткан куакны кисәсе түгел. Киләсе елдан кисә башлагыз.

Ә инде берничә еллыклары булса, яхшылап чистартырга кирәк. Розаларны төнге температура даими рәвештә -3 – -5 градус тора башлагач кисәләр. Башта корыган, иске (алар сарырак төстә була) һәм авыру (таплы, агарган булырга мөмкин) ботакларыннан арындырыгыз. Болар барысы да куакны куе­латып тора. Шулар аркасында чирли башлыйлар.

Чөнки араларыннан һава йөрми. Тамыр турысыннан чыкканнарын төбеннән үк кисеп атыгыз. Соныннан нечкә, зәгыйфь, эчкә карап үскән, картайган ботакларын кисегез. Яхшы яшел ботаклары гына калсын. Шул ботакларда 10-12 бөре санап менегез һәм очларын кыйгачлап, бөредән 1 см өстәрәк кисегез. 7-10 ботак калса бик яхшы.

Эльмира Исхакова, Казан

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading