Күп вакытта без бүләккә картина сайларга яратабыз. Ә менә анда ясалган рәсемнәрнең нәрсәне символлаштыруын бик үк белеп бетермибез. Шушы киңәшләребезне истә тотканда, картина сайлау бер дә авырлык тудырмас.
Агач (яки ләкләк) - озын гомерлелек символы.
Ваза - байлык җәлеп итү.
Виноград - муллык.
Су - иминлек, тынычлык.
Шарлавык - байлык һәм уңыш теләү.
Тау - терәк, ярдәм.
Ат - җиңү, кыюлык-батырлык.
Көймә - эштәге уңышлар.
Бөркет - уңыш теләү.
Тавис кошы - дәрәҗә, дан-шөһрәт.
Пальма - җиңү.
Балык - финанс эшләрендәге уңыш.
Ташбака - бернәрсәгә карамыйча алга бару.
Алма - акыл, белем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар