16+

Салкын тиеп авырганда нишләргә? Бер киңәш

Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм.

Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм.

1 лимон, 3 тырнак сарымсак, бал алабыз. Лимонны төшеннән арындырабыз. Ике ингредиентны да иттарткыч аша чыгарып, бал (күп кирәкми, катнашма кашыктан агып чыгарлык булмасын) кушып болгатабыз һәм пыяла банкага тутырабыз да суыткычка куябыз. Икенче көнне куллана башларга да була. Иртән һәм кичен берәр аш кашыгыз кабыгыз. 
Әлеге катнашма канны да чистарта, әмма ашказаны белән проблема булганнарга сак кулланырга кирәк. 
Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм. Аллма серкәсендә витаминнар, кислота, микроэлментлар, фермент һәм пектин бар. Су һәм бал белән кушылмада бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы тору үзлегенә ия була, оргаизмны ныгыта һәм чистарта.
Бер стакан җылы суга берәр чәй кашыгы алма серкәсе һәм бал салып эчәбез. Аңа кадәр һәр иртә бер стакан җылы су эчеп куярга була. Кич белән дә йокларга бер сәгать кала алма серкәсе суын эчәргә. Ашказаны авырткан кешеләргә, бу рецептны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Дания Дәүләтҗанова

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading