16+

Сарымсак, бал һәм алма серкәсе дәвалый

Иммунитетны күтәрү һәм организмдагы начар холестеринны киметү өчен түбәндәге «эликсир даруны» кулланырга киңәш итәбез.

Иммунитетны күтәрү һәм организмдагы начар холестеринны киметү өчен түбәндәге «эликсир даруны» кулланырга киңәш итәбез.

10 тырнак сарымсак чистартып, банкага тутырабыз, өстенә бер чынаяк алма серкәсе һәм шуның кадәр үк сыек бал агызабыз. Өстен капкач белән ябып, суыткычка куябыз. Һәр көнне ач карынга ике аш кашыгы эчегез. Аны су белән дә эчәргә була.
Тагын бер рецепт: бер стакан кайнар суга бер телем лимон һәм бер чеметем дарчин (корица) салабыз да суынганын көтәбез. Аннары бер чәй кашыгы бал салып эчәбез. Әлеге эчемлекне шулай ук иртән ач карынга эчәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading