16+

Сарымсак бәрәңге урынын «яратмый»

Көздән сарымсак утыртып калдыручылар өчен берничә киңәш.

Сарымсак бәрәңге урынын «яратмый»

Көздән сарымсак утыртып калдыручылар өчен берничә киңәш.

Сарымсакны помидор, кыяр үскән урынга утыртсагыз уңышлы була.

Шулай ук, кәбестә, ташкабак, кабак кебек яшелчәләрдән соң да туфрак органик матдәләргә байый һәм анда сарымсак яхшы үсәчәк.
Ә менә суган һәм бәрәңге үскән җиргә утыртырга киңәш ителми, чөнки алар сарымсакка авырулар ияртергә мөмкин.

Тирес кертелгән урынга да сарымсак утыртмау хәерле. Яшелчәдә гөмбәчекле авырулар барлыкка килүе ихтимал.
Сарымсак орлыгына килсәк, аны яшелчәнең угыннан (бүлбесеннән) ясау яхшырак (дөрес, бу озаграк процесс, шулай да...)

Беренчедән, орлык туфракка "кагылмый", шуңа да авырулар булырга мөмкин дип борчыласы юк.
Икенчедән, орлык яшәрә. 4-5 ел эчендә сарымсакта авырулар туплана. Ә бүлбеләр, чәчәк урынында барлыкка килгәнлектән,  яңа була.

Мондый орлык арасын 20 см, рәт араларын 3-4 см калдырып, 2-3 см тирәнлектә утырталар.
Бер ел эчендә орлык утырту өчен яраклы материал булып өлгерә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading