16+

«АЛМА» төркеме белән биибез!

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы дөнья күрде.

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы дөнья күрде.

Бүген «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең өр-яңа җәйге клибы дөнья күрде. «Бие» дип исемләнгән композициянең сүзләрен язучы Гөлнара Хәйдәрова иҗат итте, композиторы – Malsi Music проекты аша танылу алган музыкант, композитор, битмейкер Ислам Вәлиев.
Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Төркемнең яңа җыры бию сәнгатенең барлык күңел борчуларын тарата алырдай көче турында.
«Тәнеңнең һәр күзәнәге кушылсын бу җырга...
Без – яңа татар яшьләре, без кирәк бу чорга!» – дип җырлый яшь солистлар. Бу җыр белән алар яңа буын татар яшьләренә эндәшә, аларны бергәләп биергә, яңа киләчәк төзергә чакыра.
Яшь төркеменең яңа клибында биюләр бик күп булачагы исеменнән үк аңлашыла. Клипта үз тормышларын бию сәнгате белән бәйләгән, бию белән әсирләнгән профессиональ биючеләр дә катнаша. Алар арасында «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты, танылган хореограф Нурбәк Батулла, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, халыкара конкурслар лауреаты Анастасия Чепурова, Казан хореография көллияте студенты Зөһрә Фәйзрахманова, «Лагуна» бию һәм спорт клубы укучылары Рафаэль Дәүләтшин һәм Софья Задворнова.
«АЛМА» төркеменең яңа җыры бер ишетүдә тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә. Әле алай гына да түгел, Аделина, Булат һәм Эмилиянең максаты – һәркемне биетү! «АЛМА» төркеменең якты төсләргә буялган җәйге клибы, һичшиксез, тамашачының күңелен күтәрер!
Биик, дуслар!


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading