16+

Кемгә кирәк? Туристлык тармагындагы проектларга субсидияләр бирелә

Татарстанда быел туристлык тармагына ярдәм максатларында, 168,0 миллион сум күләмендә бердәм субсидия тәгаенләнгән. Аның 136,1 миллион сумы – федераль, ә 31,9 миллион сумы республика бюджетыннан.

Кемгә кирәк? Туристлык тармагындагы проектларга субсидияләр бирелә

Татарстанда быел туристлык тармагына ярдәм максатларында, 168,0 миллион сум күләмендә бердәм субсидия тәгаенләнгән. Аның 136,1 миллион сумы – федераль, ә 31,9 миллион сумы республика бюджетыннан.

– Россия Президенты Владимир Путин башлангычында “Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә бу илкүләм проектта республика да актив катнаша. Туристлык тармагына караган проектларга бердәм субсидия алу өчен конкурс игълан ителә. Конкурста, фәкать, Татарстанда теркәлгән юридик затларга һәм эшкуарларга гына катнашырга рөхсәт. Дәүләт (муниципаль) учреждениеләр, шулай ук чит төбәкләрдәге эшкуарлар Татарстанның бу республикакүләм конкурсында катнаша алмый, – диде Татарстанның туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Бердәм субсидия алу өчен проектлар ике юнәлештә тәкъдим ителә. Беренчесе: туристлык җиһазлары сатып алу, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә туристлык мохите тудыру, кемпинглар оештыру, елга ярларында капиталь булмаган причал инфраструктурасы булдыру. Икенчесе: кимендә 10 мең тамашачы җәлеп ителерлек мәдәни, спорт, гастрономия чараларын оештыру. 
Гаризалар 4 июльдән башлап, 30 көн дәвамында кабул ителә. 
Туристлык тармагында капиталь булмаган модуль корылмалар урнаштыруга субсидияләр конкурсында да катнашырга мөмкин. Конкурслар турында мәгълүмат Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылган.
 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading