16+

Сарымсакны помидор, кыяр һәм кабак үскән урынга утыртыгыз

Сарымсакны помидор, кыяр, кузаклы культуралар, иртә өлгерә торган кәбестә, ташкабак, кабак үскән түтәлгә утыртыгыз.

Сарымсакны помидор, кыяр һәм кабак үскән урынга утыртыгыз

Сарымсакны помидор, кыяр, кузаклы культуралар, иртә өлгерә торган кәбестә, ташкабак, кабак үскән түтәлгә утыртыгыз.

Бәрәңге яки суганнан бушаган җиргә утыртмавың хәерле, алардан калган нематода, фузариоз авыруларын эләктерергә мөмкиннәр. Яңа гына тирес керткән урынга да утыртырга кирәкми. Сарымсак утыртыласы туфракны бакыр купоросы белән эшкәртсәгез дә була (10 литр суга 1 аш кашыгы). Аннары түтәлне пленка белән ябып торыгыз. Сарымсакны октябрь башында һәм уртасында утыртыгыз. Ул тамыр җибәреп өлгерергә, әмма тишелеп чыкмаска тиеш. Сарымсакның тырнаклары эре булганын сайлагыз, алар эре башлы булып үсәчәк. Аларны утыртканчы бер тәүлек 1 процентлы перманганат калий яки 1 процентлы бакыр купоросы эремәсендә тотыгыз. Утыртканнан соң, кыш көне өшемәсеннәр өчен, 10 см калынлыкта торф яки чыршы ботаклары, йә булмаса корыган яфраклар белән мүлчәләргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading