16+

Сатып алган җиләк-җимеш куагында җитешсезлекләр ачыкланса нишләргә?

Язын бакча һәм бакча яны участокларында яшелчә үсентеләре, җиләк-җимеш агач һәм куакларын сатып алу, аларны утырту эшләре дә бара. Сатучы, канун нигезендә, товарның атамасын, товарның берәмлеге өчен бәясен күрсәтеп, сатыла торган товарларга бәяләрнең булуын тәэмин итәргә тиеш.

Сатып алган җиләк-җимеш куагында җитешсезлекләр ачыкланса нишләргә?

Язын бакча һәм бакча яны участокларында яшелчә үсентеләре, җиләк-җимеш агач һәм куакларын сатып алу, аларны утырту эшләре дә бара. Сатучы, канун нигезендә, товарның атамасын, товарның берәмлеге өчен бәясен күрсәтеп, сатыла торган товарларга бәяләрнең булуын тәэмин итәргә тиеш.

Сатуга тәкъдим ителә торган үсемлекләр турында мәгълүмат үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:
- үсемлекнең исеме;
- үсемлекнең үзенчәлекләре турында мәгълүмат.
Кулланучыга касса чегы, товар өчен түләүне раслаган электрон яки башка документта төрле исем һәм үсемлекләр саны булмаган очракта, товар белән бергә аның таләбе буенча товар чегы тапшырыла. Анда сатучының исеме, сату датасы һәм бәясе күрсәтелә, һәм товарны сатучы зат тарафыннан имза куела.

Хокук тәртибе нигезендә, үсемлекләр алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел. Әмма, «Кулланучы хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Законының 18нче маддәсенең 1 пункты нигезендә, товарда җитешсезлекләр ачыкланса, сатып алучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- шул ук маркалы товарга алыштыру (шул ук модель яки артикул);
- сатып алу бәясен яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру;
- сатып алу бәясен киметү;
- товарның кимчелекләрен кичекмәстән юкка чыгару яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтү;
- сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта,  кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча түләтүне таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Канунда билгеләнгән срокларда түләнә.

Лилия Локманова әзерләде
Фото: http://mendeleevsk.tatarstan.ru


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading