16+

Савыт-саба юа торган губка менингит һәм пневмония барлыкка китерергә мөмкин

Савыт-саба юа торган губкада бактерияләр унитазга караганда да күбрәк икән. Белгечләр әйтүенчә, бер губкада 2 миллион микроб бар. Аларның кайберләре куркыныч авырулар, әйтик, менингит, пневмония барлыкка китерергә мөмкин.

Тикшеренү үткәргән немец галимнәре шундый фикергә килгән. Губканың гел дымлы булып торуы аркасында микроблар үрчи. Аны тулысынча дезинфекцияләп булмый. Эксперименттан күренгәнчә, губканы кайнату яки микродулкынлы мичтә тотып дезинфекцияләү аркасында микроблар арткан гына. Шуңа да савыт-саба юа торган губканы атна саен алыштырып торыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading