Агротукыма. Яңа төрле бу материал 100 процент полипропиленнан ясала. Һава, су үткәрүчән. Биш елга кадәр хезмәт итә, череми, гөмбәчекләргә каршы тора, тамыр системасын өшүдән саклый.
Яфраклар. Болары һәр бакчачыда бар, сатып алырга кирәкми. Әмма ул кечкенә теплица шартлары тудырып, дымлылык анда югары була. Бер-берләренә ябышып бетеп, һава да үткәрмиләр. Шуның өчен аның өстенә полиэтилен пленка да каплау дөрес була. Тагын бер тискәре ягы – яфрак астында үсемлек чери, гөмбәчек авыруы таралырга мөмкин.
Чыршы ботаклары. Табигатькә зыян китермичә генә җыя алсагыз, кулланырга була. Аның өстенлеге – табигый булуында. Ул карны тоткарлый, шуның белән суыктан яхшырак саклый. Тик алардан үсемлеккә авырулар күчәргә мөмкин. Ә менә кимерүчеләр ылысларны бик яратмый.
Чыбык-чабык та карны тоткарлый, череми дә, һаваны да яхшы үткәрә. Тик карсыз кышны үсемлекне суыктан саклый алмый.
Полиэтилен пленка үсемлекне яңгырдан яхшы саклый. Ә менә суыкларга “көче җитми”. аның астында үсемлек бурсырга да мөмкин. Шуңа да аны яфрак, агач чүбе өстенә ябу дөрес.
Комментарийлар