16+

Үсентеләр һәм гөлләр күмер төймәләре «ярата»

Активлашкан күмерне бакчачылар дару буларак кына түгел, туфракның кислоталылыгын киметү һәм үсемлекләрне тукландыру чарасы сыйфатында да куллана.

Үсентеләр һәм гөлләр күмер төймәләре «ярата»

Активлашкан күмерне бакчачылар дару буларак кына түгел, туфракның кислоталылыгын киметү һәм үсемлекләрне тукландыру чарасы сыйфатында да куллана.

Күмер төймәләрен яки порошогын суга салып, шуны үсемлекләргә сибәргә дә, туфракка күмеп куярга да була. Яңа гына ачык грунтка утыртылган үсенте өчен бу бигрәк тә файдалы. Коры күмер артык дымлылыкны үзенә алып, тамырларын черүдән саклый, әмма күмерне артык күп кулланырга да кирәкми. Үсенте өчен әзерләнгән туфракка да салып калдырырга була аны. Бер тартмага бер-ике вакланган төймә җитә. Үсемлекләрне кисәргә, бүләргә туры килгәндә, киселгән урын череп китмәсен өчен, аңа күмер порошогын сылагыз. Гөлләрне күчереп утыртканда, порошокны тамырларына да сибәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading