16+

Шашлыкка лимон согы салырга онытмагыз!

Шашлык кыздырганда, иттә организм өчен зыянлы булган, аерым алганда яман шеш авыруын барлыкка китерүче куркыныч канцерогеннар барлыкка килә.

Шашлык кыздырганда, иттә организм өчен зыянлы булган, аерым алганда яман шеш авыруын барлыкка китерүче куркыныч канцерогеннар барлыкка килә.

Шуның өчен дә белгечләр итне кыздырыр алдыннан лимон согы тамызырга куша. Ул канцерогеннарны бераз булса да киметә. Бу очракта итне аш серкәсендә түгел, коры шәраб йә булмаса сыра, яки лимон согы салып маринадларга кирәк. Мондый маринадта антиоксидантлар күп һәм алар канцероген барлыкка килүгә каршы тора. Итне каты да кыздырырга кирәкми, чөнки зыянлы матдәләр итнең нәкъ менә яхшы кызган җирендә була. Пешергәндә исә алар барлык­ка килми. Шашлык ашаганда антиоксидантларга бай яшел тәмләткечләр, яшелчәләр, әйтик, шпинат, петрушка, кузгалак, кәбестә, баклажан, томат, редис, ташкабак ашасагыз, алар канцерогеннарның тәэсирен киметә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading