16+

"ШК" киңәшләрен тыңласаң, йөзгә кадәр яшәрсең...

Гади генә тоелган әйберләрнең кадерен белмибез. Ниндидер кыйммәтле витаминнарга үрелгәнче, элек-электән килгән ризыкларны кулланыйк әле.

"ШК" киңәшләрен тыңласаң, йөзгә кадәр яшәрсең...

Гади генә тоелган әйберләрнең кадерен белмибез. Ниндидер кыйммәтле витаминнарга үрелгәнче, элек-электән килгән ризыкларны кулланыйк әле.

Тозлы кәбестәнең никадәр файдалы икәнен моннан 2 мең еллар элек кытайлар инде исбатлаган. Ул ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшыртып кына калмый, ә йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авырулары булган очракларда да ярдәм итә. Бик күп витаминнарга һәм минералларга бай тозлы кәбестә иммунитетны күтәрергә, артык гәүдә массасыннан арынырга ярдәм итә. Даими рәвештә тозлы кәбестә ашаучыларның баш мие эшчәнлеге яхшыра, депрессиягә бирелүчәнлеге кими.

Галимнәр исбатлаганча, бу ризыкны еш кулланучыларның тән тиресе матур була, андыйларда күз авырулары да сирәгрәк очрый.

Ләкин һәр нәрсәдә алтын урталыкны табарга, тозлы кәбестәне чамасын белеп кулланырга кирәк. Аны күпләп ашаганда, киресенчә, организмга зыян да китерергә мөмкин.

Фото: "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading