16+

Син үзгәрсәң, дөньяң да үзгәрер

Тормышыгызны төптән үзгәртергә теләгегез булса, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Син үзгәрсәң, дөньяң да үзгәрер

Тормышыгызны төптән үзгәртергә теләгегез булса, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

1. Интернетка көненә бер сәгатькә генә керегез. Компьютер уеннарыннан баш тартыгыз. Алар нормаль кешеләрне «югалып калганнарга» әверелдерә.
2. Чит тел өйрәнә башлагыз. Моның белән һәр көнне яртышар сәгать булса да шөгыльләнергә кирәк.
3. Тәмәке тартып, алкоголь эчеп тормышыгызны ямьсезләмәгез.
4. Фастфудт белән туклануны туктатыгыз. Дөрес туклануга күчегез.
5. Иртән зарядка ясагыз.
6. Сигез сәгатьтән дә ким йокламагыз.
7. Акчагызны кысып тотыгыз. Аны сәяхәткә барырга җыя башлагыз. Башка илгә бару белемне арттыра.
8. Яхшы нәрсә турында гына уйлагыз. Ешрак елмаегыз.
9. Тормышыгызны үзгәртерлек китаплар укыгыз.
10. Һәр көнне берәр изге гамәл кылыгыз. Аның өчен нәрсә дә булса сорамагыз. Ул сезгә һичшиксез кайтачак.
11. Ике көнгә бер бүлмәгезне җыештырыгыз, кирәкмәгән иске әйберләрдән котылыгыз.
12. Кешеләргә матур сүзләр, комплиментлар әйтергә гадәтләнегез. Телегезне ямьсез сүзләрдән арындырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading